Балык Бистәсе районы Мәдәният йортында «Аталар берлеге»нең «Балалар тәрбияләүдә ата кешенең роле» темасына беренче зона конференциясе узды.
Очрашуга Татарстан Республикасының якындагы ун районыннан аталар берлеге әгъзалары килде.
Сәламләү сүзе белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков һәм районның социаль-мәдәни бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина чыгыш ясадылар. Чарада катнашучыларга һәм килгән кунакларга нәтиҗәле эш һәм яхшы кәеф теләделәр.
Конференциянең төп кунагы Татарстан Республикасының «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Адель Заһретдинов булды. Ул җыелучыларны сәламләде, район җитәкчелегенә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм актуаль сорауларга җавап бирде.