БАРС үзәгендә үзенчәлекле балаларның әти-әниләре белән уен узды

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Барс үзәгендә кәефне күтәрә торган, дулкынландыргыч, шаярырга, көлергә яки үзеңне сынап карарга мөмкинлек бирә торган уен узды. Очрашуны психолог Татьяна Мөхәммәтдинова үткәрде. Бер яктан, ата - аналарга ярдәм итәсе килә, икенче яктан, һәр катнашучының  үз тарихы, үз өметләре, үз борчулары, үз мәшәкатьләре.

Үзенчәлекле бала анасы Алсу әйтүенчә, ул очрашуда бала белән өйдә ничек шөгыльләнергә яки ни өчен балаларны җәзага тартырга ярамаганлыгы хакында сөйләүләрен көткән. Ләкин барысы да башкача иде.

Уенның өч сәгатен Алсу өендә ясап алып килгән фәрештә канатлары белән фотосессия тәмамлады. Очрашу бер мизгел кебек үтте. Һәр катнашучы үз гаиләсен өйрәнү белән бәйле кызыклы өй эше алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International