«Рубин» футбол командасы Яңа ел котлавы белән Казандагы «Гаилә бергә» бушлай кунакханәсенә килде

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

23 ноябрьдә «Рубин» футболчылары Казандагы «Гаилә бергә» бушлай гаилә кунакханәсендә яшәүче нәниләрне, Республика клиник балалар хастаханәсе пациентларын Яңа ел белән котларга килделәр. Алар чын Яңа ел әкиятен оештырдылар.

Өйнең кечкенә кешеләре кунакларны, танылган футболчыларны түземсезлек белән көттеләр, алар белән Яңа ел бәйрәмен башлап җибәрделәр.  Спортчылар белән очрашу өчен балалар җентекләп әзерләнделәр: төп чыршылар куйдылар һәм өйне бизәделәр.

«Рубин» футбол командасы балалар өчен сюрприз – интерактив программа оештырды. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Гринч программаның төп геройлары булды. Хастаханәнең кечкенә пациентлары, спортчылар белән бергә, барлык авыр сынауларны уздылар, явыз Гринчны җиңделәр һәм бүләкләр таптылар. Тамаша Кыш бабайдан һәм «Рубин» футбол клубыннан  бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Һәрбер бала яраткан уенчысыннан автографын ала һәм традицион чәй мәҗлесендә аның белән якыннанрак таныша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International