Милли җәмгыятьләр мобилизацияләнгән кешеләргә ярдәм җыйдылар

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Ассамблея Башкарма комитеты, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты, шулай ук милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре «Полигон» хәрби часть территориясендә мобилизацияләнгәннәр өчен хәйрия акциясе үткәрделәр.

Чара Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм ТР Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов катнашында узды.

Мобилизацияләнгән кешеләр өчен әйберләр җыюда рус милли-мәдәни берләшмәсе, Чечен милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы, Әзербайҗан милли мәдәният йорты, шулай ук Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары актив катнашты.

Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы хәрби хезмәткәрләр өчен җылы әйберләр җыюны оештырды, Чечен җәмгыяте казанлы мичләр әзерләде. Шулай ук мичләрне яшьләр активистлары җыйган акчага сатып алдылар.

Исегезгә төшерәбез, мобилизацияләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча акцияләр октябрь башында башланды. Ватанны саклаучылар өчен атна саен Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре концертлар оештырдылар, милли ризыклар белән сыйладылар һәм җыелган ярдәмне тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International