«ТР Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы Бөек Ватан сугышында катнашкан Шахназаров Александр Рубеновичны котладылар

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

19 ноябрьдә Бөек Ватан сугышында катнашкан полковник Шахназаров Александр Рубеновичка 95 яшь тулды.

Александр Рубеновичны котларга «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасы рәисе генерал-майор Бородин Александр Ильич килде.

Юбилярга «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге»ннән бүләк, сугышчының тормыш иптәшенә чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Александр Рубенович Шахназаров Әстерханда 1927 елда туган. Сугыш вакытында ул 14 яшьлек малай була. Яшь булуына карамастан, Шахназаров өлкәннәр белән беррәттән сугыша һәм 1942 елда Сталинград янындагы Идел хәрби флотилиясенең  «Волховстрой» пароходында сугышларда катнаша. 1953 елда Александр Рубенович Казанга килә, анда 25 ел Казан Суворов училищесында һәм 18 ел КАИда (Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында) эшли.

Ул өйрәткән һәм тәрбияләгән студентлар арасында бер Советлар Союзы Герое һәм Россиянең 8 Герое бар. Александр Рубеновичның укучылары арасында – Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов та бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International