Көзге мәктәп каникулларыннан соң «Рус теле дәресләре» проектында дәресләр башланды (проект Президент грантлары фонды ярдәмендә Казан шәһәре мәгариф үзәге тарафннан гамәлгә ашырыла).
Өлкән сыйныф укучыларына дәфтәрләр һәм дәреслекләрсез дәресләр ошый, анда психолог Снежана Анатольевна белән гаиләдәге һәм мәктәптәге мөнәсәбәтләр турында сөйләшергә була. Проектның педагог-психологы белән очрашуларның максаты – авыр тормыш шартларында калган балаларга уку процессына яраклашуда психологик ярдәм итү.
Яшь катнашучыларга да психологлар белән өстәмә дәресләр ошады.
Проектны оештыручыларның дәресләрдән фоторәсемнәр белән уртаклашасы килә, анда Казанның 21нче гимназиясеннән кече сыйныф укучылары биремнәрне бик теләп үтиләр - рәсем ясыйлар, йорт хайваннары турында сөйлиләр, дүрт аяклы дусларны тәрбияләү һәм кайгырту өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында фикер алышалар.