Казан хосписында төп Яңа ел тылсымчысы туган көнне Кыш Бабай фабрикасы эшли башлады. Бу хакта Анжела Вавилова исемендәге Фондта хәбәр иттеләр. Фонд хезмәткәрләре Казан халкын акциядә катнашырга чакыра.
«Акциядә төрле ысуллар белән катнашырга була: хосписка уенчыклар, баллы бүләкләр тапшырырга, балалар өчен бәйрәм үткәрергә. Моннан тыш, бездә Кыш Бабай хатларыннан теләкләр исемлеге бар, аларны балалар ел саен язалар», - дип сөйләде хәйрия программалары координаторы Наталья Важенина.
Сез Фонд сайтында Кыш Бабайга хатларда язган, балалар теләгән бүләкләр исемлеге белән таныша аласыз. Алар арасында үстерә торган уенчыклар, колакчалар һәм колонкалар, Lego җыелмалары, электрон уеннар, иҗат өчен җыелмалар һәм башкалар.
Бүләкләр бер ай дәвамында кабул ителә, аннары аларны хосписның яшь пациентларына, шулай ук күчмә патронаж хезмәтенә тапшыралар - бәйрәм барлык балаларга да барып җитәчәк.