«Соңгы трибунал» Бөтенроссия тарихи уенында катнашучылар Икенче бөтендөнья сугышыннан соң нацист җинаятьчеләргә карата кузгатылган суд процесслары турында белделәр

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

«Соңгы трибунал» Бөтенроссия тарихи уенында катнашучылар чын детективлар булдылар. Татарстан Җиңү волонтерлары интерактив форматта балаларга Икенче бөтендөнья сугышыннан соң нацистларны ни өчен һәм ничек хөкем итүләре, нинди дәлил базасы һәм башкалар булуы турында сөйләделәр.

19 ноябрьдә «Минем Россия - Минем Тарих» тарихи паркында 10 команда, мәктәп, көллият һәм югары уку йортлары укучылары җыелды. Балалар үзләрен уенда актив күрсәттеләр, вакытны файдалы үткәрделәр, шулай ук күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.

Җиңүчеләр:

  • 1 урын: Казан дәүләт университеты
  • 2 урын: Яшел Үзән муниципаль районының Зөя урта гомуми белем бирү мәктәбе
  • 3 урын: Казан энергетика университетыннан 2 команда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International