16 ноябрьдә ТР Дәүләт Советында республика Балалар оешмалары берлеге активистлары – наркотикларга каршы «SaMoSтоятельные дети» проектында катнашучылар булды. Алар белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров очрашты.
Чара башланыр алдыннан очрашуда катнашучылар өчен парламент бинасы буйлап экскурсия оештырылды. Кунаклар парламентаризм музеенда, китапханәдә, утырышлар залында булдылар.
Укучылар белән очрашуны ачып, Светлана Захарова яшьләр һәм балалар белән эшләүгә, наркотикларга каршы эшчәнлек алып баруның законнар базасын тәэмин итүгә республика парламенты зур игътибар бирә, дип билгеләп үтте. Ул Дәүләт Советы каршындагы Социаль сәясәт комитеты һәм Яшьләр парламентының эше турында сөйләде.
Депутат Александр Чубаров катнашучыларга наркотик матдәләр куллану һәм тарату белән бәйле җинаятьләргә каршы көрәш чараларын камилләштерүгә юнәлдерелгән закон инициативалары һәм проектлары турында мәгълүмат бирде.
Аннары депутатлар «SаMоSтоятельные дети» проектында катнашучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.
«SаMоSтоятельные дети» проекты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Наркотиклар әйләнешен тикшереп тору идарәсе тарафыннан 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
Проектаның максаты - 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм психоактив матдәләрен куллануны профилактикалау.