Татарстанның Җиңү волонтерлары «Ночь искусств» бөтенроссия акциясендә катнашты

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 4 ноябрендә Казан һәм Татарстан музейлары янә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Ночь искусств» акциясенә кушылды. Акция кысаларында концертлар, күргәзмәләр ачылышы, мода театрыннан дефиле, экскурсияләр, шигырьләр уку, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм башка бик күп нәрсәләр үткәрелде - бер кичтә 60 тан артык вакыйга узды!

Татарстан Җиңү волонтерлары актёрлар, музыкантлар, модельләр, рәссамнар, популяр блогерлар һәм медиа шәхесләре катнашында шундый зур перформанста волонтерлык эшчәнлеген тәэмин иттеләр.

Волонтерлар башкала халкына һәм кунакларына бушлай республиканың мәдәни учреждениеләренә, атап әйткәндә: Татарстан Республикасы Милли музее, Г.Тукай әдәби музее, Е.А.Боратынский исемендәге музей, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин исемендәге музей, Татар китабы йорты, М.Җәлил исемендәге Музей, Н.Җиһанов исемендәге музей, «Шарык» клубы, Казан яшь тамашачы театрына килү мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр.

Шулай ук волонтерлар мәдәни бердәмлек төнендә музейларга килүчеләргә бушлай ике катлы, экскурсион автобуста алдан төзелгән маршрут буенча башка музейларга барып җитәргә тәкъдим иттеләр.

Гомумән алганда, Татарстан музейларында гына да 5 меңнән артык кеше булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International