«Ишегалдым лагере» көзге сменаны тәмамлады

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Алты көн дәвамында «Легенда 17» педагогик студентлар отряды сугышчыларының игътибары астында Зәйдән килгән балалар ишегалдыннан чыкмыйча гына үзләрен җәйге лагерьда кебек хис итә алдылар.

Лагерьда беренче тапкыр җәйге һәм кышкы смена гына түгел, көзге смена да барлыкка килде. Көзге вакыт - һава торышының кырыс үзгәрү вакыты, тиз караңгылана һәм авырый торган вакыт, шуңа күрә бу смена «Прогулка на «Ура!» дигән тематик исем йөртә, студентлар отряды сугышчылары балалар белән эшли һәм аларны уен формасында имин йөрү кагыйдәләренә өйрәтә.

Проектның әйдаманнары белән көнне Зәй балалары шәһәрнең алты ишегалдында уздыра алды. Адреслар очраклы гына сайлап алынмаган, алар Татарстан Республикасы Президенты «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән.

«Ишегалдым лагере» проекты «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International