Татарстаннан Җиңү волонтерлары «Готов к Победам» Халыкара конкурсы финалистлары

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

«Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте 2022 елның 21 сентябреннән иң яхшы муниципаль штабларны, иҗтимагый үзәкләрне, «Җиңү волонтерлары» мәктәп отрядларын ачыклау һәм бүләкләү өчен «Готов к Победам» Халыкара конкурсын уздыру турында игълан итте.

Конкурс 2 этапны үз эченә ала: беренчесе - 2022 елның 21 сентябреннән 30 октябренә кадәр; икенчесе - 2022 елның 31 октябреннән 27 ноябренә кадәр. Барлыгы 428 гариза кабул ителгән, шуларның 10сы халыкара. Татарстан Республикасыннан 29 гариза бирелгән.

Татарстан Республикасыннан финалга түбәндәгеләр чыкты:

«Җиңү волонтеры» номинациясендә - Курочкина Татьяна, Түбән Кама муниципаль районы;

«Җиңү волонтерлары» иң яхшы иҗтимагый үзәге» номинациясендә - Дорохин Эдуард һәм команда (Казан технология һәм дизайн көллияте), Казан шәһәре;

«Җиңү волонтерлары»  иң яхшы мәктәп отряды» номинациясендә - Абдрахманова Мәликә һәм команда (Балтач гимназиясе), Балтач муниципаль районы; - Храмова Мария һәм команда (Зур Аксу урта мәктәбе), Чүпрәле муниципаль районы; - Гайфетдинов Азамат һәм команда (21 нче мәктәп), Чаллы шәһәре;

«Җиңү волонтерлары» иң яхшы муниципаль штаб» номинациясендә - Грацилева Софья һәм команда (Әгерҗе районының яшьләр үзәге), Әгерҗе муниципаль районы.

Һәр номинациядә Татарстан Республикасыннан финалист катнаша, ә иң яхшы мәктәп отряды номинациясендә Татарстаннан берьюлы 3 отряд катнаша. Хәзер аларга социаль челтәрләрдә үз командалары турында видеоролик урнаштырырга кирәк булачак.

Конкурс нәтиҗәләре «Zа Победу» Бөтенроссия форумында игълан ителәчәк, ул 25-27 ноябрьдә Мәскәүдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International