Татарстанның барлык эре университетларында хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү буенча штаблар эше җәелдерелгән. Мондый үзәк В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында да эшли.
Эш көннәрендә 9 дан 16 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 42 нче йорт адресы буенча урнашкан югары уку йортының яшьләр сәясәте департаментында «Чын йөрәктән» ихтыярый оешмасы студентлары мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен билгеләнгән беренче кирәк-ярак кием, аяк киеме һәм әйберләр кабул итә.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе Асия Тимирясова билгеләп үткәнчә, ярдәм югары уку йорты студентларыннан һәм хезмәткәрләреннән генә килми. «Сугышчыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп. Безнең волонтерлар җыелган әйберләрне атна саен республика үзәгенә җибәрә. Кешеләр кием-салым китерә һәм шул ук вакытта барыннан да бигрәк нәрсә кирәк булуы белән кызыксына», - дип ассызыклады ул.
Ярдәм җыю пунктына илтергә мөмкин булган азык-төлек товарлары, медикаментлар, кием-салым, аяк киеме, һәм көнкүреш кирәк-яраклары исемлеге югары уку йортының социаль челтәрләре битләрендә урнаштырылган. Бу озак вакыт саклана торган продуктлар һәм консервлар, антисептиклар һәм авыртуны баса торган препаратлар, бәйләү материаллары, сөлгеләр, салфеткалар һәм шәхси гигиена чаралары. Төбәк операторлары аша җыелган бөтен ярдәм махсус операциядә катнашучы сугышчыларга яисә аларның ярдәмгә мохтаҗ гаиләләренә җибәреләчәк.
#МЫВМЕСТЕ Россиякүләм акциясе һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында мондый штаблар Татарстанның 15 югары уку йортында эшли.