#МыВместе халыкара премиясе финалистларына ярдәм итик

2022 елның 28 октябре, җомга

2022 елның 15 октябрендә #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе кысаларында халык тавыш бирүенә старт бирелде, ул 2022 елның 5 ноябренә кадәр 23:59 кадәр (Мәскәү вакыты белән) ДОБРО.РФ платформасында дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасыннан конкурс финалына 4 катнашучы чыкты:

  • «Кешеләргә ярдәм» номинациясендә «Мин барысын да булдыра алам, югыйсә яши алмыйм бит!» проекты белән - Ильясов Марат Мөдәрис улы;
  • «Авырусыз йорт» проекты белән «Социаль үзгәрешләр лидеры» номинациясендә - Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларг ярдәм итү Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый хәйрия фонды;
  • «Игелекле спорт» проекты белән «Кешеләргә ярдәм» номинациясендә - «Добрая Казань» хәйриячелек үсешенә ярдәм итә торган коммерцияле булмаган автоном оешма;
  • «Яшәү өчен территория» номинациясендә «гудсерфинг – мәгънәле сәяхәтләр сервисы» проекты белән «Гудсёрфинг – добрые путешествия» Ирекле эшчәнлек үсешенең мәгълүмат үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

Исегезгә төшерәбез, җиңүчеләрне декабрьдә Халыкара волонтер көне уңаеннан #МЫВМЕСТЕ Халыкара гражданнар катнашуы форумында игълан итәчәкләр, ул 2022 елның 5-7 декабрендә Мәскәүдә узачак. Алар үз проектларын гамәлгә ашыру өчен җәмәгать танылуы, грант, 2023 елда «Милли приоритетлар» коммерцияле булмаган автоном оешмадан медиа тәэмин ителеш, форумнарда катнашу, ДОБРО.РФ платформасында, социаль челтәрләрдә һәм премия партнерларының башка мәйданчыкларында урнаштыру мөмкинлеген алачак.

ХАЛЫК ТАВЫШ БИРҮЕНЕҢ КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

  1. Проект битенә күчегез.
  2. «Тавыш бирергә» дигән кнопкага басыгыз.
  3. Әгәр сездә волонтер профиле бар икән, сайтта авторизация узарга кирәк, яисә почта ярдәмендә теркәлү узарга кирәк. Шулай ук сез VK социаль челтәрләре ярдәмендә сайтта тиз теркәлү уза аласыз.
  4. Теркәлү узган очракта, мәҗбүри кырларны тутырганнан соң, Сезгә теркәлгәндә күрсәтелгән электрон почтага раслау өчен сылтама белән хат киләчәк. Сайтта авторизация ясау өчен хаттан сылтама буенча күчегез. Зинһар, почтадагы «Килгән хатлар», «Спам» һәм «Категорияләр» папкаларын тикшерегез. Әгәр хат табылмаса, info@dobro.ru га языгыз.
  5. Сайтта почта һәм пароль ярдәмендә авторизация үтегез.
  6. Шәхси профильнең мәҗбүри кырларын тутырыгыз. Әгәр сездә волонтер профиле тутырылган икән, адым автомат рәвештә исәпләнәчәк.
  7. Волонтерның профилен бер социаль челтәр белән бәйләгез.
  8. Тавыш бирегез («Сез тавыш бирдегез» дигән язу барлыкка киләчәк).
  9. Сез шулай ук проект һәм проект җитәкчесе турында фикерләрегезне калдыра аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International