МТС «Поколение М» проекты кысаларында үткәрелә торган «Третьяков галереясе-online» бөтенроссия иҗат конкурсына нәтиҗә ясады. Казаннан унөч яшьлек Әмирә Айтбагинаның эше призлы урын алды һәм Россия ботаника китапханәсенә керәчәк, ул мультимедиа форматында 1 ноябрьдә Третьяков галереясындагы «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә тәкъдим ителәчәк.
Атаклы музейның педагоглары һәм сәнгать белгечләре бөтен илдән яшь рәссамнар тарафыннан «Поколение М» сайтына йөкләнгән йөзләгән шедеврны өйрәнде, аларның иң яхшыларын сайлап алды. Әмирә Айтбагина ирисны - зәңгәр, шәмәхә һәм сары төстәге гамма төсендәге чәчәкне сурәтләде. Аның табигый төрләре бик сирәк була һәм әлеге чәчәк ТР һәм РФ Кызыл китабына кертелгән.
«Миңа иҗат белән шөгыльләнү, төрле жанрлар һәм техникалар белән тәҗрибәләр ясау ошый, бу мавыгуым киләчәктә төп эшемә әверелсен дип хыялланам. «Поколение М» конкурсы турында мин өченче ел шөгыльләнә торган сәнгать мәктәбендә белдем. Мастер-классларны карадым һәм берничә эшемне сайтка йөкләдем. Җиңү көтелмәгән булды, танылган педагогларның шундый бәяләве бик күңелле һәм илһамландыра», - дип хисләре белән уртаклашты «Поколение М» бөтенроссия конкурсында җиңүче Әмирә Айтбагина.
«Третьяков галереясе-online» МТС проекты җиңүчеләре булып Россиянең 16 төбәгеннән 17 егет-кыз танылды. Талантлы мәктәп укучылары эшләре Россиянең цифрлы ботаника китапханәсенә керәчәк, ул 1 ноябрьдә Третьяков галереясендә ел саен уздырыла торган «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясенә тәкъдим ителәчәк.
«Татарстан балалары быел «Поколения М» конкурсларында актив катнаштылар. Әйтик, язын Иделдәге театраль ярыш проектының беренчел тыңлаулары нәтиҗәләре буенча Казаннан Егор Уланов ГИТИСка керергә тәкъдим ителде. Третьяков галереясе белән ботаника конкурсында Татарстандагы тагын бер катнашучының - Әмирә Айтбагинаның эше иң яхшысы дип танылды. Мин безнең хәйрия проекты һәм МТСның цифрлы технологияләре мөмкинлекләреннән республиканың төрле почмакларыннан күбрәк бала файдалануына шат. Конкурста катнашучылар арасында Казан һәм Яр Чаллы гына түгел, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Менделеевск, Алабуга, Әгерҗе, Азнакай да бар», - дип шәрехләде Татарстанда МТС директоры Марат Шакиров.
МТС һәм Третьяков галереясенең ботаника конкурсында катнашу өчен, теләсә нинди техникада (акварель, гуаш, карандаш һәм башкалар) үсемлек, чәчәк, агач эскизларын ясарга һәм «Поколения М» сайтына йөкләргә кирәк иде. Барлык теләүчеләр бушлай онлайн мастер-класслар сериясен уза алды, анда музей педагоглары акварель буяулар белән эшләүнең нечкәлекләре турында сөйләделәр.
.jpg)