Ритуаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә коррупция куркынычы мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү узачак

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

2022 елның 28 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ритуаль хезмәтләр өлкәсендә коррупция куркынычлары мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү була. Коррупция куркынычлары мәсьәләләренең актуальлеге үлүчеләрне күмү тәртибе, күрсәтелгән өлкәдә хакимият органнарының һәм оешмаларның бурычлары һәм гражданнарның бозылган хокукларын яклау ысуллары турында халыкның җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар булмавы белән аңлатыла, бу коррупция һәм башка хокук бозулар өчен алшартлар тудыра.

Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә иҗтимагый кабул итү үткәрү юлы белән халык арасында агарту эше мондый төрдәге җинаятьләрне профилактикалауның бер ысулы булып тора. Республика халкы сорауларына коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Ритуаль хезмәтләр өлкәсендә коррупция куркынычы мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7 А йорт, 136 зал. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет кабул итү аша 2022 елның 28 октябре сәгать 10.00га кадәр кабул итү көнендә https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm һәм 8(800)350-44-72 телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International