Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составын формалаштыра башлау турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгълүмати хәбәре

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составын формалаштыру процедурасы башлануы турында хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы таләпләренә туры килә торган оешма Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Дәүләт советына яисә Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасына үз вәкилен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составына кертү турында гаризаны җибәрә, ул оешманың җитәкче коллегиаль органы карары белән закон нигезендә яисә оешманың уставы нигезендә, ә коллегиаль орган булмаганда-закон үз көчендә булган яки оешманың уставы нигезендә аның исеменнән чыгыш ясау хокукы булган башка орган карары буенча рәсмиләштерелә.

Гариза янына куела:

  • оешманы дәүләт теркәвенә алу турындагы таныклыкның күчермәсе;
  • оешма уставының күчермәсе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларына кандидатны күрсәтү турында карар кабул иткән органның вәкаләтләрен раслый торган башка документлар;
  • Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларына кандидат күрсәтү турында оешма уставы нигезендә вәкаләтле орган карары;
  • кандидат турында белешмәләр;
  • Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эшендә катнашуга кандидатның язма ризалыгы;
  • оешма эшчәнлеге турында мәгълүмат;
  • шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә кандидатның язма ризалыгы.

Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән гомумроссия һәм төбәкара иҗтимагый берләшмәләрнең структур бүлекчәләре үз кандидатураларын Татарстан Республикасы Президентына тәкъдим итә: 420014, Казан шәһәре, Кремль, телефон: (843) 567-88-92.

Коммерцияле булмаган оешмалар, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән төбәк иҗтимагый берләшмәләр үз кандидатураларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советына түбәндәге адрес буенча тапшыралар: 420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1 йорт, телефон: (843) 267-64-25.

Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр үзләренең кандидатураларын түбәндәге адрес буенча күрсәтә: 420111, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт, телефоннар: (843) 567-80-99, 567-80-94.

Гаризалар кабул итү срогы - 2022 елның 17 октябреннән 16 ноябренә кадәр.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына үз вәкилен күрсәтергә теләк белдергән оешманың гариза үрнәген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында «Документлар» бүлегендә табарга була (https://oprt.tatarstan.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International