Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гранты акчасына Болгар шәһәре Әлки һәм Спас благочиние Изге Авраам гыйбадәтханәсе «Күп балалыларга такталарны кисәбез» столяр түгәрәге» проекты кысаларында киселгән агач материаллары ясау мәйданчыгы эшен башкара.
Гыйбадәтханә каршында пилорамалы җиһаз эшли, аның ярдәмендә гыйбадәтханә карамагында булган күп балалы гаиләләргә һәм балалар өчен столяр түгәрәгенә такталар киселә.
Инде Спас һәм Әлки районнарының күп балалы гаиләләренә такталар тапшырылган, алар йортларына ремонт ясыйлар яки йортлар, хуҗалык биналары төзиләр.
Киселгән такталар шулай ук мәхәллә түгәрәге эшендә дә кулланыла, анда тәрбияләнүчеләр урындык, китап киштәләре, өстәлләр, стеллажлар гына түгел, куяннар өчен читлекләр дә әзерләргә өйрәнгәннәр. Түгәрәктәге барлык җитештерелгән әйберләрне дә балалар шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә бүләк итә. Ә читлекләр терлекчеләрнең гаиләләренә тапшырыла. Шулай итеп гыйбадәтханә үз төбәгендәгеләргә ярдәм итә.
.jpg)
.jpg)
.jpeg)
.jpeg)