Коткара торган игелек: атлар клубында авыру атларны дәваладылар һәм хәзер алар балаларны дәвалыйлар

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәренең атлар клубында авыру атларны дәвалыйлар, һәм хәзер хайваннар аутистик спектрда тайпылышлар булганнарны иппотерапия ярдәмендә дәвалыйлар.

Төрле төстәге һәм төрле яшьтәге сигез ат Мария Кокшина һәм аның фикердәшләре ярдәме белән дөньяда яшиләр. Һәр атның үз характеры һәм һәвәслеге бар. Язмышлары да җиңелләрдән түгел. Мәсәлән, Дамаск призлы ат булган, ипподромда ат чабышларын ота торган булган, ләкин бервакыт аягын сындырган - андый хайваннарны гадәттә суярга җибәрәләр. Кыз яраткан атын юк теләмәде, шуңа Машага алып килде, аны бергәләп дәваладылар, тәрбияләделәр, хәзер ат лаеклы пенсиядә.

Матур Гуронның быел җәй үпкәләре белән проблемалар булган, эсседә ул буыла башлаган, белгечләр чакырып, антибиотиклар кадаганнар. Үз вакытында Калипсо да монда имгәнгән аягы белән килеп эләккән, аны шулай ук сатып алганнар, өстәвенә, аның әле колыны булачагы да билгеле булды.

Бүген Футбол урамындагы абзарда – чын мини-зоопарк: кәҗәләр (гадәти һәм абиссин токымлы), кроликлар, шиншиллалар, мәчеләр, этләр. Хәтта хуҗалары фатирда яшәтергә риза булмаган ике янут та бар. Ике сәгать эчендә бер әрсезе бөтен бүлмәне актарып ташлый да, хуҗа хатын аны озатып җибәрә. Шуннан ул Яшел Үзәнгә эләгә.

«Пассаж» ат клубы хуҗасы Маша Кокшина бер көтү хайванны ашату өчен җиңел түгел, дип сөйли. Патронажда аты булган кызлар азык һәм медикаментлар, печән, татлы ризыклар китерәләр. Экскурсияләр оештыралар,  хәзер шәһәрдә очрата алмаган зур чын атны беренче тапкыр күрү өчен сабыйлар да, яшүсмерләр дә килә. Аннары инде кайбер килүчеләрнең атта йөрү теләге туа.

Иппотерапия – ике яктан да файдалы эш: атлар өчен – өстәмә физик йөкләнеш, разминка, аралашу. Ә балалар өчен – гадәти булмаган һәм бик нәтиҗәле дәвалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International