«Добрые истории» өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән затларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү автоном коммерцияле булмаган оешмасы өлкәннәрне котлады

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

6-7 октябрьдә ТР Питрәч, Биектау районнарында өлкәннәр көне уңаеннан хәйрия акцияләре узды.

Акцияне оештыручы - «Добрые истории» өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән затларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү автоном коммерцияле булмаган оешмасы. Ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек пакетлары тапшырылды. Шунысы игътибарга лаек, 2 өлкән яшьтәге кешене һөнәри бәйрәмнәре - Укытучылар көне белән дә тәбрикләделәр.

«Добрые истории» өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән затларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү автоном коммерцияле булмаган оешмасы Питрәч һәм Биектау районнарында социаль яклау бүлекләре, «Өмет» һәм «Забота» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренә хәйрия акциясен оештыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International