Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында велоспорт буеча беренче Ачык Чемпионат һәм Татарстан Республикасы Беренчелеге, маунтинбак дисциплинасы

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Питрәч районының Питрәч авылында беренче тапкыр үсешләрендә үзенчәлекләре булган кешеләр арасында велоспорт буенча ярышлар узды.

8 октябрьдә «Киләчәк спорты» спорт-массакүләм чараларын оештыру үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы кызыклы форматта көзге пычракта велоузыш спорт чарасы оештырды.

Бу көнне велосипедта сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында беренче Ачык Чемпионат һәм Татарстан Республикасы Беренчелеге, 10 яшьтән өлкәнрәкләр өчен маунтинбак дисциплинасы узды.

Кызыклы трасса, кояшлы матур һава торышы катнашучыларга да, аларның әти-әниләренә дә ошады.

Яшь спортчыларны трассада «Киләчәк спорты» командасының велоспорт буенча тренеры Александр Бикмуллин, бер катнашучының әтисе, VelikTime велоклубының веломаршаллары күзәтте.

Гадәттән тыш текә төшүләр һәм күтәрелешләр катнашучыларны туктатмады. Алар 10 км дистанцияне фидакарь үттеләр.

Барлык үзенчәлекле спортчылар өчен дә бу дисциплинада беренче ярыш булды. Велоузыш хәтта иң яшь катнашучыны да туктатмады. Вадим Леонов 8 яшендә трассаның барлык кыенлыкларын да җиңеп, финишка уңышлы килде.

Җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм истәлекле сувенирлар алдылар.

Фиништан соң коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар.

Оештыручылар әлеге ярыш белән велоспорт һәм триатлон буенча Татарстан Республикасы үсешләрендә үзенчәлекләр булган җыелма командасын төзүне башлап җибәрделәр.

«Бәхетле күзләр, балаларның елмаюлары – безнең өчен иң зур бүләк», - дип уртаклашты спортның коммерцияле булмаган үзәге җитәкчесе Эльвира Драгайцева.

Ярышлардан якты фотолар әлеге альбомда  https://vk.com/album-187354465_286915745

«Балалар һәм аларның әти-әниләре белән бергә без велоспортның һәркем өчен мөмкин булуын күрсәтәбез. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә чираттагы тапкыр кеше мөмкинлекләренең чиксезлеген күрсәтә», - дип сөйли «Киләчәк спорты» җитәкчесе Эльвира Драгайцева.

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Татарстан Республикасы чемпионаты турында тулырак: https://vk.com/pestrec_mtb 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International