«Мы вместе – без бергә» онкопациентларга ярдәм итү волонтерлары Татарстан Республикасында мобилизацияләнгәннәр өчен беренче зарурлык предметлары булган җыелмаларны тапшырдылар

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

9 октябрьдә «Мы вместе – без бергә» онкопациентларга ярдәм итү волонтерлары Татарстан Республикасында мобилизацияләнгән сугышчылар өчен беренче зарурлык предметлары булган җыелмаларны тапшырдылар.

 

Казан һәм Түбән Кама онкопациентлары солдатларга ярдәм җыйды. Барысы да безнең сугышчылар өчен җылы оекбашлар бәйләү идеясеннән башланды, әмма ярдәм масштаблырак килеп чыкты. Солдатлар җыенына онкоавыруларны дәвалый торган туганнар һәм дуслары кушылды, Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итәргә теләүче кешеләр күп булып чыкты.

Казанда онкопациент-волонтерлар мобилизацияләнгәннәр өчен җылы әйберләр: термо эчке кием, шлемниклар, балаклавлар, җылы стелалар, тегү җыелмалары, дымлы салфеткалар, тушенка, чәй, каһвә, кәнфитләр җыйдылар һәм исән-имин һәм Җиңү белән кайту теләкләре язылган хатлар әзерләделәр.

Түбән Камада да бик актив җыю алып барылды, онкопациентларга ТР Клиник онкология диспансеры хезмәткәрләре кушылды, җылы киемнәр, медикаментлар, тәм-томнар, кирәкле әйберләр, хәрби амуниция һәм алдынгы урыннарда кирәк булырга мөмкин бар нәрсә җыелды. «НӘҮРҮЗ» кибете балаклав тегүгә түләүсез тукыма биргән, ә «Аркада» сәүдә үзәгендә урнашкан ателье хезмәткәрләре бик кыска вакыт эчендә балаклавлар теккәннәр.

Билгеләнгән вакытта Казан һәм Түбән Кама онкопациент-волонтерлары, әйберләрне егетләргә тапшыру өчен, йөк төялгән машиналар белән танк училищесына килделәр. Бик җылы, күңелле һәм озакка сузылган очрашу булды. Очрашуда сугышчыларның туганнары, хатыннары һәм әниләре катнашты.  Яклаучыларыбызга җылы кочаклаулар һәм изге теләкләр күп булды. Сугышчылар үзләрен бик кыю, батыр тоталар.

Берләшү, үзара ярдәмләшү кебек сыйфатлар хәзерге вакытта кирәк.

Онкопациентлар белә: авыруыңнан  якыннарыңның тормышына һәм ихтыяҗларына игътибар бирсәң,  син көч җыясың һәм үзеңне яхшырак хис итәсең. «Мы вместе - без бергә»  девизы - «Башкаларга ярдәм итеп, үзеңә дә ярдәм итәсең». Бүген бу сүзләр бик мөһим, чөнки берләшүдә җәмгыятебезнең көче.

«Егетләр, сез, чын геройлар, үзегезне саклагыз, үз Ватаныгызны саклагыз һәм Җиңү белән кайтыгыз» - дигән сүзләр яңгырады бөтен җирдә.

Менә шундый шигырьләрне безнең сугышчылар өчен «Мы вместе - без бергә»  волонтеры Елена Киселева язган:

Посылаем мы вам эти строчки,
Как в войну наши бабушки дедам.
(Высох след от слезы после точки…)
Знайте: верим и в вас, и в Победу!

Вам здоровья и силы сулим мы.
Благодарность и боль не измерить!
Возвращайтесь живыми к любимым!
Да пребудет в душе вашей Вера!

«Мы вместе - без бергә»  онкопациентларга ярдәм оешмасы яхшы эшне дәвам итәр һәм безнең егетләргә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International