Татарстанда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында 2 миллион үсенте утырттылар

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

8 октябрьдә Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында күпләп агач утырту оештырылды. Казан шәһәрендә «Салават Күпере» торак районы территориясе акциянең үзәк мәйданчыгы булды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белгечләре һәм комплекста яшәүчеләр катнашты.

«Без күптән инде әлеге территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен башкарырга теләдек, – дип шәрехләде ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. - Торак комплекс тагын да яктырыр һәм матурланыр, ә утыртылган агачлар халыкның күзен тагын күп еллар сөендерер дип өметләнәбез».

«Тулаем Татарстан буенча акция 130 мәйданчыкта уза, аңа 20 меңнән артык кеше кушылыр дип көтелә. Без катнашучыларның барысына да туган республикабыз урманнарын саклауга һәм арттыруга өлеш керткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтлебез, – дип өстәде Равил Кузюров. - Акция кысаларында утыртылган агачларның барысы да безнең контрольдә, без ел саен булдырылган урман үсентеләренә инвентаризация үткәрәбез».

Бүген Татарстанда барлыгы 595 гектар мәйданда 2 млн. утырту материалы утырттылар. Масштаблы акция Биектау, Лаеш, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Бөгелмә муниципаль районнарында узды.

Исегезгә төшерәбез, агач утырту буенча республика табигать саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты-урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына юнәлтү. 12 ел эчендә акция кысаларында Татарстанда 8,1 мең гектардан артык мәйданда яңа урман үсентеләре утыртылды, 32,1 млн.данә утырту материалы кулланылды, катнашучыларның гомуми саны 567 мең кешедән артып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International