2022 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү узачак

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү узачак.

Татарстан Республикасында соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш чараларының активлашуы, республика, ведомство һәм муниципаль дәрәҗәдә норматив һәм хокук куллану эшен камилләштерү белән характерлана. Коррупциягә каршы программалар чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә гражданлык җәмгыяте институтларының коррупциягә каршы эшчәнлектә ролен арттыру билгеләнә.

Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү үткәрү, шул исәптән җирдән файдалану өлкәсендә коррупциянең дәүләтнең һәм җәмгыятьнең социаль-икътисадый үсешенә тискәре йогынтысын булдырмау, конкуренциягә сәләтле икътисад формалаштыру, халыкның иминлеге һәм гражданлык җәмгыяте үсешенә юнәлдерелгән.

Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт, 136 нчы зал адресы буенча узачак.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 2022 елның 13 октябрьнең 10.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү аша түбәндәге сылтама https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm  һәм 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International