13 октябрьдә «Ярдәм үзәкләре буенча сәяхәтләр» дип аталган яңа проект эшли башлый

2022 елның 8 октябре, шимбә

«Ярдәм үзәкләре буенча сәяхәтләр» - Казан шәһәрендәге социаль, мәдәни, яшьләр һәм иҗтимагый проектларга ярдәм итү урыннары буенча тур.

Сез кыска гына вакыт эчендә үз проектларыгызны гамәлгә ашыруда эш өчен бүлмәләр яки очрашулар, лекторийлар һәм презентацияләр уздыру өчен мәйданчык бирергә, проектларның партнерлары булырга, финанслар җәлеп итүдә яки хакимият органнары белән хезмәттәшлектә булышырга, проектларны мәгълүмати яктан тәэмин итүдә ярдәм итәргә, тар махсуслаштырылган мәсьәләләр буенча консультацияләргә һәм башка бик күп эшләрне башкарырга ярдәм итәргә әзер торган оешмалар эшчәнлегенә чумарсыз.

Коммерцияле булмаган автоном оешма вәкилләрен, социаль эшмәкәрләрне, шулай ук проектлар лидерларын чакырабыз.

Проектның дуслары һәм партнерлары идеягә бик теләп җавап бирделәр һәм сезне көтәләр:

  • 13 октябрь - «Благодарение» хәйрия фонды
  • 14 октябрь - Таткультресурсүзәк (Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурслар үзәге)
  • 18 октябрь - «Добрая Казань» коворкингы
  • 21 октябрь - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы
  • 25 октябрь - Эшмәкәр йорты (Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды)
  • 28 октябрь - Шәһәр мәгариф үзәге

🕔 Һәр очрашу 17.00 сәгатьтә башлана (21 октябрьдә очрашу 15.00 сәгатьтә булачак). Дәвамы якынча 1 сәгать.

✅ Шулай ук «Московский» мәдәни үзәгендә, Татарстан Республикасы ирекләре мәгълүмати-ресурс үзәгендә һәм башкаларда булу планлаштырыла.

Очрашу кысаларында сезне:

✔️ Җылы каршы алу

✔️ Мини-экскурсия

✔️ Эшчәнлекне, мөмкинлекләрне һәм гамәлгә ашырылган проектларны тәкъдим итү

✔️ Хезмәттәшлек һәм партнерлык шартлары

✔️ Кызыксындырган сорауларга җаваплар

✔️ Киләчәккә контактлар көтә.

Игътибар итегез, катнашучылар саны чикле!

Теркәлү https://ano-tsentr-innovats-event.timepad.ru/event/2196633/ сылтамасы буенча мөмкин.

Килү өчен адресларны теркәлү вакытында күрә аласыз.

Оештыручы: «Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International