2023 елга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының максатлары һәм бурычлары

2022 елның 7 октябре, җомга

Бүген 2023 елга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының максатлары һәм бурычлары турындагы тәкъдимнәр буенча эксперт сессия узды. 2017 елда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында хакимият органнарының төп максатларын гавами һәм ачык формалаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

Халыкның активлыгы арту, аның инициативасы һәм республикада ниләр барганы белән кызыксыну хакимият органнары алдына эшчәнлекнең ачыклыгын арттыру һәм халыкны уртак эшкә җәлеп итү буенча яңа бурычлар куя. Шуңа күрә проект кысаларында ел саен министрлыкның иң мөһим эш юнәлешләрен һәм киләсе елга индикаторларын билгеләү бурычы тора, алар тармак стратегиясен һәм дәүләт программаларын исәпкә алып һәм киң җәмәгатьчелек һәм экспертлар җәмәгатьчелеген җәлеп итеп формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International