Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2023 елга министрлыкның максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыруны дәвам итә

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2023 елга министрлыкның максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру процедурасын дәвам итә. Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында 2023 елга министрлыкның максатлары һәм бурычлары турындагы тәкъдимнәр буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы экспертлар төркеме һәм вәкилләре катнашында эксперт сессиясе узды. Экспертлардан тәкъдимнәр җыю, алга таба тавыш бирү өчен максатлар һәм бурычлар формалаштыру 2022 елның 24 октябренә кадәр башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International