1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Татарстанда Өлкәннәр декадасы. Пенсионерлар Заманча технологияләрне актив үзләштерәләр, смартфоннар һәм Интернеттан файдаланалар. Ышанучан әби - бабайларны алдаучы Интернет һәм телефон мошенникларына ничек бирелмәскә, якыннарын яклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында Татарстанда МТС директоры Марат Шакиров сөйләде.
1. «Әби, оныгыгыз авыр хәлгә очраган. Ашыгыч рәвештә акча кирәк!»
Бу телефоннан классик алдау рәвеше. Мошенниклар ышанучан пенсионерларның хисләренә баса һәм якыннары белән фаҗига килеп чыккан дип алдый. Алар, гадәттә, кызлары/улы/оныгы юл һәлакатенә очраганнар һәм проблеманы чишү өчен акча кирәк. Ашыгыч. Беркемгә бернәрсә әйтмәгез, диләр.
Әбиләр һәм бабайлар өчен, ә дөресрәге аларның акчалары өчен, аферистлар теләсә кем булырга әзер:
Кеше эмоцияләрдә ярдәм итәргә хәл итә. Шуннан соң әби янына курьер килеп, акчаны алып китә. Булды. Акчадан башка барысы да коткарылды.
Киңәш.
Олы туганнарыгызны саклап калу өчен, гадәттән тыш хәлләрдә сөйләячәк код сүзен уйлап табыгыз.
Әбигә махсус «Яклаучы» сервисы урнаштырырга мөмкин. Аның белән ул телефон трубкасын МТС ясалма интеллектына күчерә алачак. «Яклаучы» спам-база белән тикшереләчәк, аныклагыч сораулар бирәчәк, сөйләшүләрне шифрлый һәм хәтта тексты белән саклаячак. Ә соңрак сез әбиегез белән — эмоцияләрсез һәм басымсыз-шалтыратуның игътибарга лаек булу-булмавын хәл итә алачаксыз.
2. «Сезнең карта блокта. Карта яңадан эшли башласын өчен өчен кодны әйтегез»
Мошенниклар иң туры килми торган моментта шалтыраталар, һәм еш кына бик ышандыргыч рәвештә хис-кичерешләргә басым ясыйлар. Алар банк хезмәткәрләре булып танышалар һәм картадан акча алырга теләүләре турында хәбәр итәләр. Куркынычсызлык өчен картаны блокладык - рәхмәт әйтмәгез! Картаны эшләтеп җибәрү өчен номерын, аның гамәлдә булу вакытын һәм куркынычсызлык кодын хәбәр итүләрен сораячаклар.
Әлбәттә, бу ялган. Әлеге карталарны, бигрәк тә кире якта бирелгән өч урынлы кодны, хәтта банк хезмәткәренә дә атап булмый.
Киңәш
Еш кына бабайларга һәм әбиләргә төп кагыйдәне исегезгә төшерегез - банк беркайчан да карталарның яшерен мәгълүматларын сорамаячак. Мошенниклар хәтта ышаныч уяту өчен үзләре дә бу турыда әйтә алалар. Һәм теләсә нинди серләрне чишәргә мөмкин булган "куркынычсыз" роботка күчерергә мөмкиннәр.
Һәм тагын: әби-бабайларның телефоннарына банкның рәсми номерын саклап куегыз. Аларны теләсә нинди аңлашылмаучанлыклар килепп чыкса, телефонны ташларга һәм сезгә, яки банкка шалтыратырга өйрәтегез.
3. Белдерү: «Мин витаминнар курсын эчтем һәм буыннарны дәваладым!»
Алексей Иванович, 74 яшь: «Буыннарымны берничек тә дәвалап булмас кебек тоела иде. Ләкин бервакыт мин Һиндстаннан кайтарылган препарат эчә башладым. Һәм бер айдан соң өч метр биеклектән өч сальто ясый алдым!»
Теләсә нинди авырулардан коткара торган тылсымлы БАДларның, витаминнарның һәм приборларның мондый рекламасын адым саен очратырга мөмкин. Өлкән яшьтәге кешеләр суперчара алырга тели һәм үзләре үк мошенникларга шалтырата, ә тегеләре үз чиратында өлкәннәрнең бар җыйган акчаларын талый.
Киңәш
Өлкән яшьтәге туганнарыгызга даруларны бары тик табиб кына билгели алуын һәм аларны даруханәдә сатып алу яхшырак булуын исләренә төшерегез.
Пенсионерларга үзләре шалтырата һәм приборлар һәм витаминнар-бушлыклар сата торган гади спамерлар да була. МТС абонентлары булса, әби-бабайларга бәйләнчек шалтыратулардан "Спам-шалтыратулардан база саклануы" сервисы белән сакланырга мөмкин. Ул MТСның Big Data технологияләре ярдәмендә онлайн-режимда яңартыла торган махсус базасы буенча кергән шалтыратуларны тикшерә һәм автомат рәвештә шиклеләрне юк итә. Сервис бушлай, интернеттан һәм өстәмә кушымталардан башка эшли, *111*0867*1# командасы ярдәмендә активлаштырырга мөмкин.
Шалтырату мошенниктан булганлыгын тикшереп карарга теләсәгез, сервистан килгән SMSта сылтама буенча тыңларга мөмкин булачак.
4. «Сезнең пенсиягә өстәмә каралган»
Аферистлар үз сценарийларына ышандырырлык итеп реаль фактларны да бәйләргә яраталар. Мисал өчен, берничә ел элек Россиядә Пенсия фонды ревизиясен уздырдылар, һәм күп кенә әбиләр һәм бабайлар моны беләләр. Мошенниклар пенсионерларга Россия пенсия фонды исеменнән шалтыраталар, һичшиксез, исеме һәм әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итәләр һәм тикшерү вакытында хокук бозуларны ачыклаганнар. Һәм Россия пенсия фонды һаман да тикшерә, диләр. Алга таба татлы ялган яңгырый: «Сез пенсияне алып бетермәүчеләр исемлегенә эләккәсез. Сезгә өстәмә акча каралган».
Хәзер мошенникка янәсе акча күчерү өчен карта мәгълүматлары кирәк. Ул турыдан-туры номер һәм cvv-кодны атарга сорамый. Ул бары кайсы банк чыгарган һәм нинди түләү системасына керә дип сорый.
Бу картаның беренче дүрт цифрын белү, ышаныч белән аларны пенсионерга хәбәр итү һәм дәвам итүне үтенү өчен җитәрлек. Ышанучан бабай бөтен мәгълүматны хәбәр итә һәм акчасыз кала.
Киңәш
Әби-бабайларыгызга мошенниклар һәм аларның кеше талаулары хакындагы схемалары турында тормыштан алынган конкрет мисаллар белән сөйләгез. Чөнки кайвакыт безнең белән мондый хәл килеп чыкмас, безгә кадәр караклар тәгаен барып җитә алмаячак кебек тоела.
Телефоннарына яки аерым кәгазьгә Пенсия фонды номерын язып куегыз һәм шикле хәлләрдә 8 (800) 600-00-00 дип шалтыратсыннар.
5. «Сез миллион оттыгыз!»
Миллионны җиңү, мөгаен, бик рәхәттер. Әгәр дә бу ниндидер мошенник схемасы булмаса. Еш кына аферистлар аны өлкән яшьтәге кешеләр белән башкаралар.
Шатлыклы хәбәр җиткерәләр: «Анна Андреевна, сез миллион оттыгыз. Котлыйбыз! Үзегезнең отышыгызны алу өчен сезгә 130 000 сумлык салым түләргә кирәк. Шуннан соң без җиңү акчасын сезгә күчерәчәкбез».
Бәхетле «җиңүче» билгесез счетка акча күчерә, ә караклар элемтәгә чыгудан туктый.
Киңәш.
Әгәр дә сезнең әби-бабаларыгыз лотереяларда катнашырга ярата икән, аларга аңлатыгыз: салым үз кесәләреннән түгел, ә отыштан түләнә. Һәм беркемгә дә банк картасы мәгълүматларын таратырга кирәкми. Намуслы оешмалар мондый мәгълүматны сорамый.
Гомуми тәкъдимнәр
1. Якыннарыгызның почта тартмасына ышанычлы йозак куегыз, балконны чистартыгыз һәм иске ишекне тимер ишеккә алыштырыгыз. Еш кына мошенниклар пенсионерларны нәкъ менә шушы билгеләр буенча, ә аларның ФИО - почта тартмасындагы хәбәр итү кәгазьләре буенча ачыклыйлар.
2. Кызганычка каршы, барлык әби-бабайларның да сезнең кебек кайгыртучан якыннары юк. Әгәр дә почтада, банкта яки банкомат янында каушап калган олы яшьтәге кеше барлыгын күрсәгез, алар яныннан ярдәм итмичә узып китмәгез!
Әйе, бәлки ул заманча технологияләр белән эш итә алмый яки документны укый алмыйдыр. Ә бәлки, нәкъ менә шул вакытта караклар ышанучан пенсионерның соңгы җыйган акчаларын таларга тырышадыр.
Сентябрь ахырында Орскта шундый очрак булды. «банкның куркынычсызлык хезмәте» таләбе буенча 75 яшьлек ир-ат акчаларны «имин счет» ка сакларга карар кылган. Ул МТС салонында тәрҗемә белән ярдәм сораган, ләкин хезмәткәр вакытында эшнең чиста түгеллеген аңлап алып, пенсионерны болай эшләмәскә кирәклегенә ышандыра алган. 176 мең сум бабайның үзендә калган, ә мошенниклар турындагы мәгълүматны полициягә тапшырганнар.