«Кушыл һәм уңышлы бул!»

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

27 сентябрьдә «Трамплин» хәйрия фонды балалар йортларыннан һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү программасының соңгы чарасын уздырды.

«Киномакс» кинотеатры залына Идел буе, Норлат, Лаеш балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, Казанның сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен 1нче һәм 7нче номерлы мәктәп-интернатлары укучылары, шулай ук тәрбиягә бала алган гаиләләр балалары җыелды. Аларның барысын да бер максат берләштерә-олы тормышта үзеңне табу, һөнәр белән танышу.

30 яшүсмер бу җәйдә Казанның төрле предприятиеләрендә беренче хезмәт стажировкаларын узган һәм бу чарада быелгы программаның якты ноктасын куйган: спикерларның чыгышларын тыңлаганнар, яхшы бүләкләр алганнар һәм яңа хис-кичерешләр, илһам белән яңа уку елында программада катнашуны дәвам итәргә әзерләр.

ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, «Трамплин» Химаячеләр советы әгъзасы Мөнир Минхәйдәр улы Гафиятуллин балаларга уңышка ирешү тарихы һәм һөнәри юлы хакында сөйләде, шулай ук яшүсмерләргә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International