Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең VII Республика форумы

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

2022 елның 25 сентябрендә «Без бергә!» тәрбиягә бала алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы Казан шәһәре балаларына гаилә коруда ярдәм итү үзәге белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тәрбиягә бала алган гаиләләрнең VII Республика форумын уздыра, анда Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарыннан актив тәрбиягә бала алган гаиләләр вәкилләре, шулай ук дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашачак.

Форумның бурычы- белгечләрнең, коммерцияле булмаган оешмаларның һәм ата-аналарны алмаштыручы иҗтимагый берләшмәләрнең эш тәҗрибәсен кулланып, ятим балаларны гаиләгә урнаштыруны үстерү һәм аларга ярдәм итү өлкәсендәге агымдагы вәзгыятьне, ТРда тәрбиягә бала алган гаилә институтының үсеш перспективаларын бәяләү.

Форум барышында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм үз-үзләрен тотышында тайпылышлары булган ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләрне тәэмин итүнең нәтиҗәлелеге мәсьәләләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында оештырылган тәрбиягә бала алган гаиләләр клубларында ата-аналарның катнашуы мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Форумның тулы программасы сылтама буенча:  https://disk.yandex.ru/d/cWt51VA5OVI1yA

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International