Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Асия Тимирясова Казанның 11 нче күппрофильле лицеенда булды

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясованың һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның Казан шәһәре Совет районының 11 нче күппрофильле лицеена эшлекле сәфәренең төп максаты-инклюзив белем бирү программаларын гамәлгә ашыру инфраструктурасы һәм тәҗрибәсе белән танышу иде.

2021 елда ачылган лицейда 950гә якын бала белем ала. Якын-тирә территорияләрдә торак төзелешенең югары темпларын исәпкә алганда, белем бирү оешмасында укучылар саны артачак. Лицейда инклюзив мәдәниятне гамәлгә кертү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. 2021-2022 уку елында менталь тайпылышлар һәм аутистик спектрның бозылулары булган балалар өчен ресурс сыйныфы эшли башлады, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм башка авырулар булган балаларны укыту өчен шартлар планлы рәвештә камилләштерелә.

«Тиешле белем бирү мохитен булдырган очракта, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, социализацияләнергә һәм зур тормыш уңышларына ирешергә сәләтле. Шуңа күрә без балаларны укыту һәм тәрбияләүгә кагылышлы барлык мөрәҗәгатьләргә төгәл җавап бирәбез», - дип ассызыклады Асия Тимирясова.

Август ахырына кадәр Иҗтимагый палата әгъзалары һәм экспертлары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә мәктәпләргә барырга һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа уку елы башлануга ресурс сыйныфларының әзерлеген бәяләргә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International