Владимир Пушкарев: мәктәп укучыларының яхшы лагерьларда ял итү мөмкинлеге булуы мөһим

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Республика «Аталар берлеге» вәкиле, «Семья» хәйрия фонды хезмәткәре, «Родные сердца» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе Владимир Пушкарев һәм Иҗтимагый палата әгъзасы Асия Тимирясова «Команда Лета» («Җәй командасы») педагогик осталык конкурсының жюри составына керде.

«Лето» республика үзәге балалар лагерьлары коллективларыннан килгән балалар иң яхшы әйдаманнар, физруклар һәм диджейлар исеме өчен көрәштеләр. Һәр номинациягә тиешле экспертлар чакырылды, алар тәкъдим ителгән проектларны бәяләделәр. Владимир Михайлович әйдаманнар номинациясендә хөкемдарлык итте, 2025 елга кадәр балалар ялын һәм лагерьларны үстерү концепцияләрен карады.

«Үз конкурс эшләрен тәкъдим иткән барлыгы биш команда булды. Мин жюри составына күп балалы әти һәм иң зур ата – аналар берләшмәсе «Аталар берлеге» вәкиле буларак кердем», - дип сөйләде Пушкарев.

Ул билгеләп үткәнчә, «Лето» үзәгенең хәзерге вакытта алты республика лагеры бар: бишесе эшли, берсендә ремонт эшләре бара.

«Бүген мәктәп яшендәге балаларның яхшы махсуслаштырылган лагерьларда югары класслы персонал белән ял итү мөмкинлегенә ия булулары бик мөһим. Шулай ук лагерьның эше дә зур әһәмияткә ия: учреждениене үстерү кызу темпта түгел, ә заманча тенденцияләр каралуы, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре исәпкә алынуы мөһим», – дип йомгак ясады ТР «Аталар берлеге» вәкиле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International