РФ Иҗтимагый палатасы сәркәтибе Лидия Михеева Казанда «Берләшмә» форумында катнашырга чакыра

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

«Берләшмә» өченче региональ форумы Татарстан Республикасы башкаласында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында 24 һәм 25 августта узачак. Фикер алышуның төп темасы – Россия халыклары мәдәниятләренең күптөрлелеге һәм бердәмлеге.

Чара программасында-секцияле дискуссияләр һәм проект сессияләре, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, семинарлар, питчинг-сессияләр, тренинглар һәм эшлекле киңәшмәләр көтелә.

«Масштаблы үзгәрешләр вакытында халыкара консенсус, дуслык һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре бик актуаль. Нәкъ менә шуңа күрә гражданлык форумын уздыру мәйданчыгы итеп күп кенә мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне берләштерә торган шәһәр - Казан сайланды. Татарстан-Россиянең иң күп милләтле Республикаларыннан берсе: 115 милләт гасырлар дәвамында бер – берсе белән дус һәм тату яши», – диде Лидия Юрьевна.

Теркәлергә онытмагыз: https://clck.ru/sQwuz

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International