«Глаголица» авторлык конкурсы дәвам итә!

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Яшь язучыларны һәм шагыйрьләрне «Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиясенең төп призы өчен көрәшергә чакыралар.

«Глаголица» - 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен конкурс. Бу-рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы иҗат һәм үз-үзеңне күрсәтү иреге (поэзия, проза, эссе, комикслар, пьеса, нәфис тәрҗемәләр һәм башкалар).

Катнашу бушлай. Конкурс турында нигезләмә һәм эшләрне кабул итү https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында.

Эшләрне тапшыру вакыты – 2022 елның 19 сентябренә кадәр.

«Глаголица» премиясе уникаль, «алтын» жюри әгъзалары составына Россиянең танылган язучылары: Андрей Усачев, Наринэ Абгарян, Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Ольга Варшавер һ.б. кергән. Татар телендәге эшләрне Татарстан язучылары: Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах, Алсу Имамиева һ. б. бәяли.

Конкурс-ул танылган авторлар белән очрашып, мастер – классларда катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәреңне әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы яшьтәшләрне очрату мөмкинлеге.

8 ел эчендә «Глаголица» премиясендә илнең 76 төбәгеннән һәм дөньяның 28 иленнән 6000нән артык яшь язучы катнашты, финалистларның эшләре ел саен федераль һәм республика басмаларында басыла, ә татар телендәге әсәрләр төрек теленә тәрҗемә ителә һәм «Кардеш калемлер»Евразия Язучылар берлеге журналында басыла.

Бүләк фонды:

  • Әдәби сменага 140 юллама, ул 2022 елның ноябрендә Казан шәһәрендә узачак
  • Финалистлар әсәрләре белән140 альманах
  • 36 планшет һәм кече китапханә җыелмасы
  • Гран-при ияләре өчен 9 «Бәллүр каләм» сыны

«Глаголица» - балалар өчен беренче зурларча премия!

«Глаголица» премиясен гамәлгә куючы - «Счастливые истории» («Бәхетле тарихлар») хәйрия фонды (Казан шәһәре).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International