ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов «Татарстан-24» телеканалында мәктәпкә әзерлек турында сөйләде

2022 елның 2 августы, сишәмбе

«ТР Күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, ТР ИП әгъзасы Артем Кузнецов «Татарстан-24»телеканалында мәктәпкә әзерлек турында сөйләде. Сөйләшү барышында кием-салым һәм канцелярия бәяләре, мәктәпләрнең әзерлеге, куркынычсызлык, ашханә эшләре һәм туклану сыйфаты турындагы мәсьәлә күтәрелде.

Белем бирү учреждениеләренә кагылышлы яңалыкларны да читләтеп үтмәделәр: 2022 елның 1 сентябреннән Россиянең һәр мәктәбендә уку атнасы башында ил гимнын башкарачаклар һәм Дәүләт флагын күтәрәчәкләр.

«Үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү-бик мөһим процесс. Үз Ватаныңа, туган ягыңа, шәһәргә мәхәббәтне балачактан ук сеңдерергә кирәк", - диде Артем Викторович.

Тулы чыгарылышны түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://www.youtube.com/watch?v=PxfeHNwCeFM&t=2s

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International