ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов РФ Дәүләт Думасы депутаты белән эшлекле очрашуда катнашты

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 12 июлендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Т.П. Ларионова белән ТР Дәүләт Советында министрлык вәкилләре һәм Дәүләт Советы депутатлары катнашында Россия территориясендә күп балалы гаиләләр турында бердәм закон кабул итү темасы буенча эшлекле очрашу узды, анда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов катнашты.

Бу мәсьәлә күптән закон белән ныгытылуга мохтаҗ иде, чөнки төбәк хакимиятләре хәзерге вакытта күп балалы гаиләләрнең статусы һәм аларга ярдәм итү чаралары турында мөстәкыйль рәвештә карар кабул итәләр. Күп балалы гаиләне бер төбәктән икенчесенә күчергәндә дә ярдәм итү чаралары нык аерылырга мөмкин.

Фикер алышу барышында РФ Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү кирәклеге турында алдан карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International