2022 елның 6 июлендә ТР Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты утырышы булды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, комитет каршындагы Эксперт советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Анастасия Исаева, Артем Кузнецов катнашты.
2021 елның сентябрендә үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алуның якынча мәгълүматлары буенча, Татарстанда 4 млн. 5 мең кеше яши. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Чулпан Илдарханова сүзләренә караганда, беренче бала тапкан хатын-кызларның уртача яше арта бара. «Безнең төбәктә, башка төбәкләрдән аермалы буларак, ана булу яше 29 яшькә якынлашты, - диде ул, - һәм бу соңрак икенче һәм аннан соңгы балаларның туу ихтималы артуга тәэсир итә». Үлем-китемгә килгәндә, үзәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, кайбер юнәлешләр буенча кимүгә ирешкәннәр.
Утырышта шулай ук профильле комитет әгъзалары Дәүләт Советының Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгатен карадылар. Парламентарийлар авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләргә тәкъдим итә. «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары әнә шундый инициатива белән чыкты, профильле комитет әлеге инициативаны хуплады.
Дәүләт Советы депутатлары авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга, яшен чикләмичә, федераль бюджет акчалары хисабына өченче бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләү өлешендә Татарстан тәҗрибәсен федераль дәрәҗәдә тарату мөмкинлеген карарга тәкъдим итә.