Бренд буларак гаилә

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

22 июнь көнне Югары Ослан авылында «Ныклы гаилә» «Татарстан – нык гаиләләр территориясе»  федераль партия проекты акциясе кысаларында «Бренд буларак гаилә» дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы узды. Югары Осланда «Бренд буларак гаилә» түгәрәк өстәлләр циклы эстафетасын Кукмара шәһәреннән кабул итеп алды.

Түгәрәк өстәл ТР Яшьләр эшләре буенча Министрлык, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре ярдәме белән оештырылды. «Бренд буларак гаилә» түгәрәк өстәленең модераторы ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Жуйкова булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Рыбакова Людмила Николаевна, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль партия проекты координаторы Нигъмәтуллина Г. Р., Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Ибраһимова А. А., Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы секретаре һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илсөяр Гарифуллина, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Хәбибуллина А.К., 170 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Камзина О. Л., шулай ук зона фестивалендә катнашучы гаиләләр, «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы активы катнашты. Тернәкләндерү этапларының берсе буларак, түгәрәк өстәл утырышында «Аеклык ноктасы» программасы буенча узган гаиләләр дә катнашты.

Түгәрәк өстәл эшендә гаилә институтын ныгыту һәм үстерү буенча актуаль мәсьәләләр каралды: яшьләр сәясәте һәм яшь гаиләләргә ярдәм итү, Татарстанда балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре һәм яшүсмерләр арасында деструктив тәртипне профилактикалау. ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге хезмәткәре Татарстанның имин гаиләләренең социаль-демографик моделе турында статистик мәгълүматлар китерде.

Түгәрәк өстәл эшендә Татарстанда гаилә институтын ныгыту һәм үстерү мәсьәләләре каралды. Пронина Е. В. Югары Осланның яшь гаиләләрен социаль-мәдәни өлкәдә үстерү мөмкинлекләре турында сөйләде. Үзмәшгуль гражданнарга финанс ярдәме күрсәтү, балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, күп балалы гаиләләргә ташламалар мәсьәләсе зур кызыксыну уятты. Югары Ослан муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе И. П. Алеева га да гаиләләрдән сораулар булды. «Аталар берлеге» Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәммгыяте филиалы "Волжская новь" газетасы редакциясе җитәкчесе - баш мөхәррир Нурат Муфталиев Югары Ослан районында Гаилә, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен яктыртуның кызыклы формалары турында сөйләде. ТР Иҗтимагый палатасының Хәйрия һәм социаль мәсьәләләр буенча комиссиясе рәисе Максимова М. Н. Иҗтимагый палата һәм халык арасында төрле сәбәпләр аркасында урыннарда хәл ителә торган мәсьәләләр буенча фикер алышуда диалогны активлаштыру кирәклеген күрсәтте. Түгәрәк өстәлдә катнашучы гаиләләр үзләрен борчыган сорауларны күтәрделәр: гаилә тәрбиясе, балалар белән гаиләләрне социаль яклау, халык арасында сәламәт яшәү рәвеше, гаиләдә әтинең роле, туган телне саклау, виртуаль аралашуны алыштыру. И. П. Жуйкова йомгак ясап җәмгыятьнең рухи-әхлакый торышын ныгыту буенча зона фестивалендә катнашучылардан тәкъдимнәрне гомумиләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International