ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов Татарстан Республикасында милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссия утырышында катнашты

2022 елның 24 июне, җомга

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова оештырган Татарстан Республикасында милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссия утырышында спикер сыйфатында катнашты.

Җәйге балалар сәламәтләндерү кампаниясен тормышка ашыру, белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонтның агымдагы торышы һәм күп балалы гаиләләрнең социаль газлаштыру программасында катнашуы аерым сораулар белән каралды.

Министрлыклар вәкилләре дә тыңланды. Быел 14 меңнән артык бала бушлай ял итә. Республиканың муниципаль районнары мәктәпләрдә капиталь ремонтның арадаш нәтиҗәләре, ата-аналар һәм укучылар җәмәгатьчелегенең катнашуы турында хәбәр иттеләр. Капиталь ремонт ике программа буенча бара-республика һәм федераль бюджет хисабына, 119 мәктәп ремонтланачак.

1 марттан республикада газлаштыру буенча бер тапкыр бирелә торган субсидияләрдән 44 күп балалы гаилә файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International