В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты базасында оештырылган Республика интернет-җыелышының чираттагы утырышында министр урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов ата-аналар җәмәгатьчелегенә башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тәкъдим итте һәм үзгәрешләрнең асылын җентекләп аңлатты. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп белемен модернизацияләү мәсьәләсе күптән туды, җәмгыять һәм дәүләт үсешенең яңа шартлары төгәл карарлар кабул итүне таләп итә. Рәмис Гаптрәисович, гамәлдәге стандартлар кабул ителгәннән бирле фән, техника, мәдәният алга китте, яңа укыту методикалары киң кулланыла, цифрлы технологияләр гамәлгә кертелә, дип белдерде.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру буенча ата-аналар җәмгыяте белән фикер алышуның мөһимлеген ассызыклады. «Белем бирү стандартларына кертеләчәк үзгәрешләр, беренче чиратта, мәктәп дәреслекләренең эчтәлеген һәм дәүләт аттестациясе өчен биремнәрне гармонияләштерүне күз алдында тота. Бу ата-аналар һәм педагогларның ни өчен БДИда мәктәп дәресләрендә очрамаган биремнәр барлыкка килүе турындагы күп кенә сорауларын юк итәргә тиеш. Моннан тыш, стандартның яңа версиясен эшләүчеләр ата-аналар ихтыяҗларын исәпкә алып, финанс грамоталылыгын арттыру һәм балаларның логик фикерләвен үстерү белән бәйле бүлекләрне дә карады».
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Лустина мәктәпләрнең яңартылган белем бирүгә ничек күчәчәге турында сөйләде.
Утырышны трансляцияләүгә Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Минзәлә, Мөслим, Саба, Лениногорск, Чистай һәм башка муниципаль районнары мәктәпләре укытучылары һәм ата-аналар комитетлары вәкилләре дә кушылды. Алар яңартылган стандартларда барлык фәннәр буенча уку нәтиҗәләренә карата таләпләрнең төгәл билгеләнүен һәм мәктәптән тыш эш юнәлешләре билгеләнүен уңай бәяләделәр. Ата-аналар һәм педагоглар фикеренчә, яңартылган стандартларга күчү салмак кына һәм белем бирү оешмалары эше регламентында сизелерлек үзгәрешләрсез узачак.