ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында катнашты

2022 елның 7 июне, сишәмбе

6 июньдә ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук кайбер федераль закон проектларын карадылар. Моннан тыш, парламентарийлар профильле комитетның агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Сәркәтибе Лилия Маврина, комитет каршындагы Эксперт советы әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Римма Гыйльмеева, Илсөяр Хәләлетдин кызы, Артем Кузнецов катнашты.

Балаларның җәйге ялын оештыру турында мәгълүмат белән ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм ТР Яшьләр министрлыгы вәкилләре чыгыш ясады. Быел балаларны сәламәтләндерү лагерьларында 183 меңгә якын бала ял итәчәк. Бүгенге көндә инде 72 мең бала стационар һәм палатка лагерьларына килде. Моннан тыш, Кара диңгез яры лагерьларына биш меңгә якын бала барачак. Барлыгы 1300дән артык балалар лагеры эшли, шул исәптән шәһәрдән читтә 122 һәм 42 палаткалы лагерь, 859 - көндезге лагерь, 613­- хезмәт һәм ял лагере, 12 санатор-курорт оешмасы һәм Кара диңгез ярында 4 лагерь эшли. Республика бюджетыннан савыктыру кампаниясен гомуми финанслау 1,7 млрд. сум тәшкил итә, бу 2021 елга караганда 88 млн.сумга күбрәк.

Депутатлар фикеренчә, бүген куркынычсызлыкны тәэмин итү, туклану, шулай ук сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыру мәсьәләләре актуаль булып кала. «Бүген утырышта без физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялына аерым игътибар бирдек, әлеге пунктны карар проектында аерым яздык, –  дип билгеләп үтте Светлана Захарова, утырышка йомгак ясап. – Бүген республикада «беренче адымнар» ясалды, мондый балалар өчен профильле сменалар оештырыла, әмма без инклюзив сменалар булдыру турында сөйлибез. Моның өчен бюджетта финанслауны күздә тотарга кирәк, чөнки мондый балаларга алар белән эшли алырлык махсус өйрәтелгән әйдаманнар кирәк», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International