Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровскаяны медаль белән бүләкләде.
Чара М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.
«Рус әдәбияты даһиеның сәнгати сүзгә, иҗат үсешенә, ә иң мөһиме – төрле милләт, дин вәкилләренең күп буынының рухи яңарышына йогынтысы бәяләп бетергесез», - диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты ассызыклаганча, телләр, традицияләр һәм мәдәният төрлелеге – Россиянең бәһасез байлыгы. «Безнең күп милләтле җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә торган барлык халыкларның рухи кыйммәтләрен һәм үзенчәлекләрен саклап калу мөмкинлегебез бар», – дип өстәде ул.