2022 елның 6 июнендә Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында «Россия мәгарифен үзгәртеп кору векторында педагогик җәмәгатьчелек» Бөтенроссия педагогик җыелышының XV съезды узды.
Россиянең 56 субъектыннан 200дән артык катнашучы арасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе әгъзалары да бар иде. Комиссия рәисе Асия Тимирясова съездның бөтен илдән инициативалы педагоглар арасында тәҗрибә алмашу мәйданчыгына әверелүен билгеләп үтте. «Безнең карашка укытучы һөнәренең абруен күтәрү, балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүне оештыру белән бәйле мәсьәләләр аеруча актуаль булды. Татарстан тәрбия эше технологияләре буенча пилот проектлар гамәлгә ашырыла торган төбәкләрнең берсе булып тора һәм педагогларның югары осталыгына зур игътибар бирелә. Съезд нәтиҗәләре буенча без мәгариф һәм тәрбия системасына цифрлы ресурсларны киң куллануны күздә тоткан инициативаларны үстерү өчен яңа стимуллар алдык», – дип ассызыклады ул.
Съездда шулай ук «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе " проектын тормышка ашыруга анализ ясадылар, бизнес-белем бирүне үстерү, укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Съезд кысаларында Бөтенроссия педагогик җәмгыяте оештырган конкурсларга йомгак ясалды. Татарстан кадет корпусында тәрбияләнүче Никита Муллагалиевның сугыш чоры балалары образлары турында эше «Казаклар - Бөек Ватан сугышы геройлары» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады.
Съездда Бөтенроссия педагогик җыелышы һәм Орловск Чит телләр институты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Югары уку йорты вәкилләре Донбасста Бөтенроссия педагогик җыелышының бүлекчәсен төзиячәкләр.
Съезд Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри белем бирү һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе ярдәмендә оештырылды.