«Татарстан Республикасы күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы балаларны яклау көне уңаеннан күп балалы гаиләләрне сәламәтләндерү проектын Ливадия шифаханәсендә балалар бәйрәме белән тәмамлады. Проект кысаларында 30 зур, нык һәм актив күп балалы гаилә шифаханәдә ял итте.
«Татарстан Республикасы күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы Республика җиңел атлетлар берлеге һәм Ливадия шифаханәсе белән берлектә спорт бәйрәме үткәрде. Музыка, спорт, тәмле ризык, яхшы кәеф – барысы да катнашучылар өчен.
«Татарстан Республикасы күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов бәйрәмгә ярдәм итәргә һәм күп балалы гаиләләрне сәламләргә килгән иҗтимагый оешма активына һәм ТР Дәүләт Советы депутатларына рәхмәт белдерәләр.