3 июньдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының «Берләшмә» форумнарын үткәрүнең оештыру-техник мәсьәләләрен хәл итү Концепциясен, программасын эшләү һәм оештыру буенча эш төркеме утырышы узды.
Утырышта РФ Иҗтимагый палатасы секретаре Лидия Михеева, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзалары, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, РФ Иҗтимагый палатасы Аппараты вәкилләре, төбәкләрнең иҗтимагый палаталары рәисләре катнашты.
Җыелыш барышында Казан шәһәрендә форумнарның төп темалары һәм архитектурасы, үткәрү даталары һәм мәйданчыклары, шулай ук киләсе җыелышта расланачак 2022 елгы форум кампаниясе чараларының эш регламенты турында фикер алыштылар.
Эшлекле очрашу нәтиҗәләре буенча 2022 елның 24-25 августында Казан шәһәрендә форумны үткәрү турында тәкъдим кабул ителде, аның кысаларында шулай ук республиканың мөһим һәм социаль объектлары: Свияжск, Болгар, Иннополис шәһәрләрендә, «Яңа гасыр» коммерцияле булмаган автоном хәйрия оешмасы, «Ярдәм-Помощь» фонды белән танышу планлаштырыла.
Шул ук вакытта РФ Иҗтимагый палатасының Казан шәһәренә әзерлек сәфәренә аерым игътибар бирелде, аның барышында ТР Иҗтимагый палатасының эш сыйфаты һәм булачак чарага әзерлек дәрәҗәсе югары бәяләнде.
Бу этапта утырышта катнашучылар тарафыннан булачак форумның төп темалары билгеләнде, шулай ук масштаблы чараны уздыру буенча әзерлек эшләре актив алып барыла.
«Берләшмә» форумы-танышу, тәҗрибә уртаклашу, гражданлык активистларының хакимият органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән хезмәттәшлеге өчен ачык мәйданчык.
Чарада катнашу өчен коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, граждан активистлары, иреклеләр, волонтерлар, журналистлар, бизнесменнар, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге чиновниклар һәм гражданлык җәмгыятендә барган процессларга битараф булмаган барлык гражданнар чакырыла.
Инде хәзер үк Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумына теркәлү ачык: https://forms.yandex.ru/cloud/6262a606e5693867b385b6f3/
«Берләшмә» форумы программасы буенча сезнең тәкъдимнәр ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан 20 июньгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: oprt.tatar@yandex.ru.