ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов «Главные новости» («Төп яңалыклар») программасында катнашты

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов балаларны яклау көнендә Татарстан 24 телеканалында («Главные новости») «Төп яңалыклар» программасында катнашты.

Алып баручы белән соңгы елларда аналарга һәм балаларга ярдәм итү системасының ничек үзгәрүе һәм хәзерге вакытта гаиләләргә ярдәм итүнең нинди чаралары барлыгы турында фикер алыштылар. Шулай ук түләүләрне индексацияләү, демографик хәлне яхшырту өчен дәүләт дәрәҗәсендә нинди чаралар җитмәү мәсьәләләре дә кузгатылды. Балаларның җәйге ялы һәм, әлбәттә, балаларның үзләре турында сөйләштеләр.

Программаның язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин:

https://www.youtube.com/watch?v=86clgdtj3f4

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International