Эшләрне 8 шәһәрдән 400дән артык студент тәкъдим итте.
Чарада ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты.
Казан федераль университетында PR Media Gala узды. Чарада социаль реклама, коммерция рекламасы, «Парящий Зилант» Бөтенроссия конкурсларында, шулай ук «Хрустальный Апельсин КФУ» PR-проектларының региональ конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.
Анастасия Исаева үзенең сәламләү сүзендә талантларны ачуның, практик яктан һөнәрне яхшырак белергә ярдәм итә торган чараларның мөһимлеген, ә бәлки, студентлар эскәмиясендә булганда, белгечлек буенча эшкә урнашуның да мөһимлеген билгеләп үтте.
Җәмәгатьчелек белән элемтә һәм гамәли сәясәт кафедрасы 2014 елдан башлап Бөтенроссия социаль реклама конкурсын үткәрә, 2021 елда «Парящий Зилант» коммерцияле реклама конкурсы һәм «Хрустальный Апельсин КФУ» PR-проектлар төбәк конкурсы оештырыла.
2022 елда социаль реклама конкурсында ике номинация буенча Казан, Краснодар, Ростов-на-Дону, Саратов һәм Сыктывкардан 200дән артык студент катнашты, барлыгы 73 гариза килде. Яшь рекламачылар һәм пиарчылар актуаль социаль проблемаларны ачалар: юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, өлкән буынга игътибар, сәламәт яшәү рәвеше, селфхарм һәм буллинг, наркотик матдәләрнең зыяны, өйдә көч куллану.
«Парящий Зилант» коммерцияле реклама конкурсы да зур кызыксыну уятты. Анда Россиянең 5 югары уку йортыннан 200дән артык студент катнашты. Укучылар брендның уйлап чыгарылган исемен кулланып, тулы бриф нигезендә товар/хезмәт күрсәтүләрне тәкъдим иттеләр.
«Хрустальный Апельсин КФУ» конкурсына 112 гариза килгән-үз конкурс эшләрен 200дән артык студент тәкъдим иткән.
Жюри составына Казан университеты укытучылары, Татарстан компанияләре һәм ведомстволарының PR-структуралары вәкилләре керде.
Шулай ук PR Media Gala кысаларында «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә», «Медиакоммуникацияләр» юнәлешләре буенча алдынгыларны һәм активистларны хөрмәтләделәр.