2022 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисад һәм гражданнар тормыш эшчәнлеге инфраструктурасы мәсьәләләре комиссиясенең һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының эшкуарлык буенча эшче төркеменең киңәйтелгән утырышы узды.
Эш барышында илдә социаль-икътисади вәзгыять һәм иҗтимагый оешмалар эшенең төп өстенлекләре турында фикер алыштылар, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре эшкуарларының иң яхшы иҗтимагый советы» конкурсының финал өлешен әзерләү мәсьәләләре каралды, яңа шартларда транспорт логистикасы мәсьәләсен күтәрделәр.