Балалар «Хәзинә» галереясы мәйданчыгында үз талантларын күрсәттеләр

2022 елның 21 мае, шимбә

«Проектэро» инженер-дизайн үзәге укучылары «Хәзинә» галереясында үз проектларын тәкъдим иттеләр һәм якладылар. 

Ачылу тантанасында ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева чыгыш ясады:

«Балалар өчен ата-аналарның терәк булулары бик мөһим. Теләк-талантларны ишетү һәм балага вакытында ачылырга мөмкинлек бирү өчен сизгерлек күрсәтергә кирәк. «Проектеро» проекты үз укучыларына сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә классик академик белем алу, шулай ук үзен заманча, яңа жанрларда да сынап карау мөмкинлеге бирә».

Исегезгә төшерәбез, әлеге академик мәйданчык берничә ел дәвамында белем бирү технологияләре өлкәсендә грант ала.

Биредә 5 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларны архитектура, дизайн, fashion-иллюстрацияләр, инженерия, программалаштыруга өйрәтәләр.

Уку еллары дәвамында 5000нән артык бала һәм яшүсмер үзләрен һәм яраткан эшләрен тапкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International