#БЕЗБЕРГӘ бүләк бирү Фестивале кысаларында «Социаль светофор» гомумроссия антибуллинг проекты лекториясе узды

2022 елның 23 апреле, шимбә

Бүген бөтен ил буйлап Бүләк бирү фестивале старт алды. Бу аралашуның һәм битараф булмаган кешеләр өчен ярдәмнең яңа форматы, аның нигезендә үзара файдалы алмашу ята.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән Казанда «Социаль светофор» гомумроссия антибуллинг проекты лекториясе узды, ул балалар уку йортларында буллингны (эзәрлекләүне) профилактикалауга багышланган иде. «Социаль светофор» проекты «Куркынычсызлык территориясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы (Екатеринбург шәһәре) тарафыннан президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Чараны «Куркынычсызлык территориясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчеләре - гомумроссия дәрәҗәсендәге балалар куркынычсызлыгы буенча экспертлар, күп еллар уку йортларында да, тышкы тирәлектә дә мөстәкыйльлек һәм ышаныч күнекмәләре бирә торган программалар өстендә эшләүче белгечләр Анастасия һәм Максим Береновлар алып барды. Береновлар - «бала һәм үсмернең куркынычсызлыгы» сериясеннән ике китап авторлары һәм президент грантлары фонды, президентлык мәдәни инициативалары фонды һәм тагын берничә эре грант программалары конкурслары җиңүчеләре.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров мөрәҗәгать итте, ул балалар уку йортларында эзәрлекләүләр темасының мөһимлеген билгеләп үтте. Өч сәгать дәвамында лекциядә катнашучылар җәрәхәт билгеләрен ачыклау буенча гамәли юнәлешле фәнни методикадан файдалану, килеп туган вәзгыятьне махсус шкала буенча бәяләү, шулай ук проблемаларны хәл итү вариантларын үзләштерделәр.

Лекциядә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары, педагоглар, белем бирү учреждениеләре психологлары, Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешмалары һәм ата-аналар бергәлеге вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International